Казанда Әлфия Авзалова турында китап тәкъдим ителде

Бүген Казан ратушасында Казанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китапны тәкъдим итәләр. "Әлфия Авзалова" дип исемләнгән басма өч өлештән тора.
"Әнинең "Үзем турында" дип аталучы китабы бар иде, ул 1995 елда нәшер ителгән. Аның вафатыннан соң бу китапның дәвамын язырга теләдек. Шулай яңа "Әлфия Авзалова" китабы язылды", - дип әйтте җырчының кызы, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
 
Уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.
 
"Укучылар әнинең архивында сакланган эксклюзив фотосүрәтләр белән таныша ала. Истәлекләр, аның белән бәйле вакыйгалар хакында укырга мөмкин. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әнинең язмаларыннан торган аудиокасетта та бирде. Гомумән, китап язуда һәркем ярдәм итте", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
 
Җырчының кызы рәхмәт сүзләрен республика җитәкчелегенә дә ирештерде, дип яза Татар-информ. "Китап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программа кысаларында дөнья күрде. Җитәкчелек ярдәменнән башка бу эшләрне башкарып булмас иде", - дип билгеләп узды ул.
 
Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли. "Бу китапның барлык гаиләләрдә урын алуын телим", - дигән теләкләрен җиткерде җырчының кызы. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии