Казанда ковбойча туй узган (ФОТО)

Бер ел элек Казанда бер коттеджда Анастасия белән Алексей чын ковбойча туй ясаганнар. Туй маҗарасында катнашучы кунакларга алдан ук әйтеп куелган: һәркем ковбойча киенеп киләргә тиеш.
Коттедж-"ранчо"да аларны чын пастор каршылаган, бәхетле кияү белән кәләш ак атларга атланып туй ясаган. Туй кунаклары да атларда йөргән, җептән төеннәр бәйләгән, лассо ыргыткан, дип хәбәр итә "Казанские ведомости" газетасы.
Комментарии