Кәләш букетының да үз законнары бар

Кәләш өчен чәчәк бәйләмен тере чәчәкләрдән ясыйлар. Фата белән истәлеккә калдырыр өчен, ясалма чәчәкләрдән дә бәйләм ясарга була. Яшь кәләшнең чәчәк бәйләме ак йә алсу төстә булырга тиеш. Ак төс чисталыкны, алсу төс яшьлекне белдерә.

 

Олырак яшьтәге кәләшләргә  исә куе кызыл төстәге чәчәк бәйләме килешә.

Кыска буйлы миниатюр кәләшләргә зур булмаган җыйнак бәйләм туры килә. Озын буйлы кәләшкә исә эре чәчәкләрдән җыелган озын сабаклы бәйләм тотарга кирәк.

Чәчәк бәйләмен челтәрле, ефәк, гипюр тасмалар, гәрәбәләр белән дә бизәргә була.

Кияү егетнең күкрәк кесәсенә кечкенә бәйләм – бутоньерка беркетеп куялар. Бутоньеркада кәләшнең чәчәк бәйләмендә кулланылган чәчәкләр булырга тиеш.

Гадәттә бәйләм өчен каллы, гладиолус, роза чәчәкләрен файдаланалар.

Туйга бүләккә чәчәк бәйләме алыр алдыннан, кияү белән кәләшнең нинди дә булса чәчәккә аллергиясе юкмы икәнен белешерегә онытмагыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии