"Кызымны шуның өчен үстердеммени мин?!."
Кызым мәктәпне алтынга бетте, бюджетка укырга керде. Шатландым. Барысы да яхшы иде кебек... Вузда укыганда өченче курста хәләл кафега подработкага йөри башлады. Үзеннән күпкә олы бер дин кешесе тасма телләнеп башын әйләндергән. Үз-үзен тотышында узгәрешләр сиздем, әмма, укуы авыр, студент тормышы бит, дип артык игьтибар бирмәдем.
Шуннан бездән, туганнарыннан биздерде. Бездән яшертен, качырып никах укыган, безнең риза булмасны белгән инде. Аерым фатир снимать иткән. Кызымның башына нык сеңдергән, имеш, хатын ир сузеннән чыгарга тиеш түгел. Шулай итеп, укуын да ташлаткан. Без боларны соң гына белдек. Берничек тә эзенә төшәрлек түгел. Эзләп кенә тапсак, телефон да, жилье да алыштыра. Бәби таптырды, ансын да бездән яшерделәр.
Бер кабат кына кызым связьгэ чыкты, үтерә мине, дип. Ничек ул городка барып җиткәнемне дә белмим, акылдан шаша язган идем. Чәчләрен йолкыган, чәч төпләренә гел кан бөрчекләре каткан, "гел эчемә тибә, кая күгәртмичә сугарга белә", - дип елады кызым. Сугышу секциясе алып бара икән бу ир. Кияргә эчке киемнәре дә юк баламның, өйдә хәерчелек. "Биргән акчасын тиеннәренә хәтле тикшерә, тик балага смесь кенә алам. Ачуланса, акча бирми, шуңа, капчыкка смесь жыеп яшереп барам", дип сөйләде кызым. "Кыйнаганда, түшләремә сукты, шешеп, ярдылар, шуннан сөтем бетте", - ди. Нигә шалтыратмадың соң, балам, дип мин юл буе еладым. Алып кайттык.
Үз баламны үзем танымадым. Бер нәрсә сөйләшми, кап-карадан киенгән, нык нервная. Иң куркынычы - тавышсыз елый, сыгылып. Төннәр буе саташа. Өйгә платный врачлар чакыртып, лечение алдыра башладым. Атна-ун көн дигәндә күзләрен күтәреп карар хәлгә килде. Теге ир шалтыраткан, нәрсә дип әйткәндер, җибәргән таксига утырып, кызым төнгә каршы чыгып китте өйдән. Баланы күтәреп. Юлдан яза минем телефонга: "Ирем әйтте, син мине психушкага тыгарга җыенгансың", - ди.
Шуннан отключаться итте ул номер. Мин егылдым. Бер айдан кардиологиядән чыккач та эзләп бардым, ул адреста яшәми иде инде. Каенанасы тиешле кешесенең телефонын таптым. Теле дилбегә буе ул хатынның, малае алтын икән, юл буенда йөргән кызыңны кешегә чутлап, содержать иткәнгә рәхмәт әйт, ди. Калган сүзләрен хәтергә дә төшерәсем килми. Шунда гына белдек, теге ир берничә семья тота икән, аларында 4-5 бала, ди. Кирәк дип тапса, ун хатын да алыр, ди. Шул хатыннары белән балалары фотоларын җибәреп хәлләремне ала бу каенана көн саен. ЧС куяр идем, бер-бер хәл булса, белми калырмын дип куркам. Елап күз яшьләрем корыды. Ике көннең берендә тик ятып кына торам. Бер дә генә уйламадым, бала шушы көнгә төшерер, дип. По состоянию здоровья эштән киттем, авылга күчтем, эш белән онытылырга тырышам. Әлхәмдүлилләх, нәрсәгә тотынсам да, эш карышмый, шөкер.
Барын да язып бетереп булмый. Бер кемнең дә итәге буш түгел, нәрсә дип язды бу, димәгез. Эчтә - ут, тыштан кояш булсам да, бәлкем, кемгәдер ярдәм итәр бу язма, дип бүлештем. Бәла шакып та тормый килеп керә икән. Һәм бер нәрсә дә эшләп булмый. Балаларыгызны саклагыз!!!"
Фото: пиксабай
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Комментарии