Ленар Яшен ни өчен йөргән кызы белән аерылган?

Яшь җырчы Ленар Яшен очрашып йөргән кызы белән аерылышкан. Бу күңелсез хәлдән соң, Ленар интернет челтәреннән сөйгән кызы белән бергә төшкән фотосурәтләрне дә алып куйган. Әле кайчан гына бәхетенә куанып йөргән җырчы егет яраткан кешесе белән ни сәбәпле аерылышкан икән?

- Илүзә - Азнакай кызы. Аның белән радиода "Буйдак-шоу" тапшыруында танышкан идек. Беренче күрешүдә үк чәчәкләр бүләк иттем, очрашу романтик рухта узды. Ун ай очрашып йөрдек. Шушы вакыт эчендә матур мизгелләр дә, талашкан вакытлар да булды, чөнки интернетта иҗатыма гашыйк кызлар еш яза, аннан соң концертларда да килеп кочакларга мөмкиннәр. Ә андый чакта кешегә елмаерга кирәк. Илүзә артист кеше белән йөрүнең ни кадәр авыр булуын аңлады, ызгыш-талаштан да арыды, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.01.2016 10:22:00

Бик күпләр, татарча хәреф юк дип, сәбәп кенә табалар инде, татарчалап язып утырырга иренеп. Менә минекендә дә юк иде, үзем куйдым. Берние дә юк инде аның, теләк кенә кирәк. Кая карама, рус хәрефләре белән язылганны укып, нервага тия.Матур түгел бер дә, үз-үзебездән көлү кебек килеп чыга.

14.01.2016 15:03:23

Бик сэер кыз булган икэн,авыл кызы булган икэн йоргэн кызы,алар бит тормышны башкача кузалдына китерэ,узлэренчэ нэгь авылча.Трактористка кияугэ китэр эле менэ)))Ижат кешесен анламаган кешегэ гомумэн аптырыйм мин.Бу егетнен жырлавын яратмасам да тоскэ биткэ чибэр бу.

14.01.2016 11:58:36

Э мин доньяда андый жырчы барлыгын да белми идем эле.

13.01.2016 23:17:14

Хэр кеше ничек булдыра ала инде...Мин уземне анын фанаты дип эйтмим ,телевизордан бутэн булмыйм гашыйк дигэн жырын ишеткэн бар,башкача жырларын тынлаганым юк.Донья кин,сэхнэ иркен !!!Уз стиле,бер кешегэ дэ мшать итми.Беркемнен дэ,кешегэ пычрак сузлэр эйтергэ хакы юк,тавышы юк,моны юк,жырлый белми дип.Сэхнэгэ менэ алган бит...Уз эше.Хэр кеше бэхетле булсын.Гафу утенэм,компьютерымда татарча хэрефлэр юк.

13.01.2016 22:47:24

мин гомумэн монын бу жырлаучынын жырларын анламыйм. мон юк, тавыш юк. сэхнхдэ эллэ ничек тота

Последние комментарии