Ләйсән Дусаева диетада утыра
Телевидение алып баручысы Ләйсән Дусаева соңгы арада актив рәвештә ябыга. Ул төрле диеталарны тота, спорт белән шөгыльләнә. “Instagram”дагы битендә журналист үзенең чибәр булуның серләрен башкаларга да ача. Моны ул төрле фотоларны, диеталарны урнаштырып эшли. Һәр фотога Ләйсән комментарий яза.
Менә аларның берсе: “Диетаның икенче көне уңышлы узды, 500 грамм югалттым. Аңа өстәп, бу диетада утыру бер дә авыр булмады. Сишәмбе көнне җиләк-җимешне һәм 50 грамм шоколад ашарга ярый иде. Дүрт хөрмә, бер алма, чөгендер ашадым, миңа шул җитте”, - дип язган Ләйсән Дусаева.
Комментарии
бу кызнын ыскуры ничэ тапкыр пес иткэнен дэ яза бшларлар, ахры...
баласы бар инде анын.
Анын баласы бар бит инде.
чокендер ашаганмы Лэйсэн?
Теләсә, мин дә утыртыр идем.
Һәм шундый диетада утыручы кыз сәләмәт бала табарга уйлыймы киләчәктә??? Яки бу суррогат ана планнаштыру диетасымы?