Ләйсән Утяшева әни булды

1 апрель көнне Интернетта гимнаст Ләйсән Утяшева һәм шоумен Павел Воля өйләнешкәннәр һәм бала көтәләр дигән хәбәр таралган иде. Күпләр бу хәбәрне 1 апрель шаяртуы итеп кабул итте. Әмма бу яңалык дөрес булып чыкты. Ләйсән май ае башында малай тапкан.

Төрле матбугат чараларында дөнья күргән мәгълүматларга караганда, әлегә яшь әни һәм әти бу турдагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә таратырга теләми. Бары тик баланың Майамида туганы һәм яшь гаиләнең бүгенге көндә Европада булуы, июнь ахырында Россия кайтачагы мәгълүм. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии