Лилия Муллагалиеваны бала тудыру йортыннан чыгардылар (ФОТО һәм ВИДЕО)
Лилия белән Ильясны каршы алу тантанасы чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Ап-ак лимузин, чын ләкләк, бүләкләр, матур чәчкәләр һәм хәтта хуш исе борынга бәреп кергән бәлеш тә бар иде. Анысын Чулпан пешергән, өстенә Ильяс дип тә язган. Бала тудыру йорты тирәсендә: "Туй мәллә бу?" – дип пышылдаучылар да булды.
– Кабат әти-әни булу – безнең өчен зур шатлык, олы бәхет. Өченче балабыз тугач, җаваплылык тагын да артты. Балаларны тигез мәхәббәттә исән-сау үстерергә язсын! Ходаема мең рәхмәт! – ди Лилия. Әниләре роддомда чакта Данил белән Ильвина өйдә әтиләре белән торган, авылга да кайтып килгәннәр. Шулай да әниләрен бик сагынганнар. Лилия дә балаларны юксындым, ди. Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел, алар күпләргә үрнәк, мәхәббәт, хөрмәт, татулык, тугрылык өлгесе булып тора.
Бәхетле гаилә Казанның Киров районындагы Бишбалта мәчетенә Ильяска исем куштырырга юл тотты. Ильяс – пәйгамбәр исеме, Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы дигәнне аңлата, дип яза "Интертат.ру" сайты.
Комментарии
Утыра торгач, шәп язгансың!!! кылануны булдыралар инде алар...хәерле булсын. Сабый сау-сәламәт булсын.
Шаккатмалы,олыгайгачта бала табу зур геройлык,мин кырык биш яшемдэ рискауать итэргэ куркам,хотя телэк бар.
Кыланып та караганнар икэн.
Счастье любит тишину, кемдер конлэшеп я ачудан негатив жибэреп куюы бар.Башкалар очен тугел, узегез очен бэхетле булыгыз!
Э сабый озын гомерле булсын!