Марат Шәйбәков яратып мавыккан хоббие турында сөйләде

Башкортостанда яшәп иҗат итүче җырчы Марат Шәйбәков кечкенәдән артист булырга хыяллана. Күңеле теләгән өлкәдә кайнавы белән бүген үзен бәхетле саный.
— Мәктәптә укытучылар һөнәр сайлау темасына инша язарга кушканда да, артист булачакмын, дип яза идем. “Үскәч кем буласың?” — дип сораучыларга да, уйлап тормыйча: “Артист!” — дип өздереп җавап биргәнем хәтердә. Җырламыйча яши алмыйм, — ди Марат...
 
— “Марат” дигән студияң бар икән? 
— Уфа сәнгать училищесында баян бүлегендә укыдым. Аннары Уфада Филармониягә эшкә урнаштым. Ризван Хәкимовта, “Ихлас” төркемендә дә эшләдем, анда Гүзәл Әхмәтова һәм Әнвәр Нургалиев белән чыгышлар ясадык. Соңрак үз төркемемне булдырып, студия ачтым. Оешыр урын, репетиция ясар җир кирәк. Төркем 8-10 кешедән тора. Гастроль турларын даими оештырабыз, тыгыз темпта эшлибез. 
 
— Озак вакытка гастрольләргә чыгып киткән ирнең гаиләсенә бик җиңел түгелдер? 
— Хатын, киресенчә, бик рәхәт, ди. Зарланганы юк. Мин бит яхшы ир (көлә). Ләйсән медицина өлкәсендә эшли. Ул — Башкортостанның Балтач районы Түбән Карыш авылы кызы. Уфада таныштык. Эшләгән җиренә кереп йөри идем, шунда күзем төште. 
 
— Балалар ни белән шөгыльләнә? 
— Улыбыз Марсель VI сыйныфта укый. Баян бүлегенә йөри, бик теләп, зур кызыксыну белән керде. Кызыбыз Ралина балалар бакчасында. Ул җырлый, бии. Безгә көн саен концерт куя. 

— Йорт төзисез икән? 
— Әйе, Уфа кырыенда йорт салабыз. Әле башкарасы эшләр байтак...
 
— Оста аучы икәнеңне беләбез. Ауга еш чыгасыңмы? 
— Балыкка, ауга йөрү — хоббием. Табигать белән аралашырга, урман, кырларда онытылып йөрергә яратам. Быел ауга чыгып булмады әле... 
 
— Табигать кочагында еш кына тәмле ашлар пешерүең турында әйткән идең. Өйдә әзерләргә яратасыңмы? 
— Өйдә бик пешермим. Хатыным тәмле әзерли. Ике пешекче булмый инде (көлә). Табигать кочагында гына әзерләргә яратам, билгеле, анысы да кәефем килгән чакта гына. Учак ягып, казан асып, уха, ит, бәрәңге һәм яшелчәләр турап, тәмләткечләр кушып, шулюм ашы пешерәм. Үрдәктән бигрәк тә тәмле була. Тотынсам, илһамланып эшлим. 
 
Лилия ЙОСЫПОВА, ИМ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии