Никах көне белән котлаулар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Никах көнегез котлы булсын!

Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый - күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

Никахыгыз котлы булсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы.

Никах

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз.

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б.

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

www.tatarlarga.ru 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.07.2016 20:48:11

Берэр жунле нэрсэ бармы монда

10.06.2015 22:02:08

Тапталган сузлэр.Бу телэклэрне ишетеп арган инде без,нинди генэ никахка барма гел берторле телэк.

06.06.2015 09:39:00

бик эчтэлекле ,матур,хэм тирэн мэгънэле сузлэр!

14.12.2014 10:21:52

Котлы булсын никахыгыз сезгэ бэхет шатлык ак бэхетлэр телибез бер берегезне соеп яшэргэ яссын изге телэклэр белэн .....

Последние комментарии