"Никах укучы чәкештерми генә берне җиффәрде..."

Фейсбук челтәрендә хәләл һәм аракылы мәҗлесләр турында сөйләшү булды. Яшьләр хәләл туйлар иткәндә 60-70 яшьлек әби-апаларның аракылы юбилейлар үткәрүе турында башланган иде сүз. Зирәк Тимеров исеме белән язучы тамаданың комментариеннан шок кичердек без.

Менә ни яза ул (үзгәртми бирәбез):

Бер Никах мәҗлесенә табын әзерлиләр. Өстәлгә рюмкалар да, ак башлар, кызыл башлар да менеп кунаклады. Мин кунак монда. "Мулла килә бит, бер дә яхшы түгел, болай ярамый да"-диеп көчкә өстәлдән эчемлекләрне алдырттым. Ләкин Әби белән Бабай( гомерләре буе Урта Азия ягында яшәп кайтканнар үзләре, аларның әйтүенә караганда, яңадан борылып кайтуларына андагы җирле халык гаепле икән. Монда язылганнарны укыгач үзегез аңларсыз инде, гаепнең кемдә икәнен) өстәлдән чәркәләрне алып куярга ирек бирмәде. Анын тәртибе шулай имеш. Килде Никах укучы(мулланың ярдәмчесеме, урынбасарымы диделәр). Аның өчен өстәлдәге рюмкалар гадәти хәл икән. Алар буш бит, диде. Аннан-моннан гына Никах укылды(мин моны инде 20 елдан артык диндә буларак әйтәм), ахырдан(укып бетерүгә) Әби белән Бабай өстәлгә аракыларны чыгарып куйды, тиз генә чәркәләргә койды. Никах укучы(һич алдамыйм) чәкештерми генә берне җиффәрде. Ашын ашады, тагын берне сылады. Инде үзе генә-" Ярар, кеше күзенә күренмичә, бакча артыннан гына, сыздым мин җегетләр"- диеп тагын берне эчеп куйды да кайтып китте. Мин дә озак тоткарланмадым, артыннан чыктым, ләкин ул мине тыңлап торуны кирәк санамады шул. Монда иң кызганычы шул: яңа өйләнешүче пар 3-4 ай яшәп калдылармы, юкмы, аерылдылар да инде. Хәзер менә икесе дә рәтле тормыш белән яшәми. Шундый Әби-Бабайлар яшьләрнең бәхетсезлегенең төп сәбәпчеләре.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.05.2017 18:26:26

Бездә йоласы шулай .Совет чорында партия шулай өйрәтте.Бер рюмка җибәргәннән кемгә зыян тигән?.Артык белдекләнеп утырма,үзең мулла бул да,бәлеш кенә ашап кайт..

Последние комментарии