Операция кичергән Мөнир Рахмаев чит илгә күченергә җыена

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсендә кунакта танылган җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев. Нинди яңалыклары бар аның? Өйләнү Мөниргә килешкәнме? Эстрададан китәргә җыенмыймы? Без шулар турында сөйләштек.
– Ни хәл?
 
– Хәлләр яхшы. Рамазан аена аяк басу белән, сәламәтлегемне кайгырта башладым. Әле менә күптән түгел операция кичердем. Тагын берничә тикшеренү узарга ниятлим. Кыскасы, бу айдан тулысынча сәламәт, нык булып чыгасым килә. 33 ел буе сәламәтлегемә игътибар итмәдем, үземне карамадым. Эш күп, вакыт юк, дип кичектердем. Вакыты җитте менә.
 
– Сез татар эстрадасыннан бөтенләй читләштегез төсле. Концертларга дәшәләрме?
 
– Эстрададан бөтенләй киттем, дип әйтә алмыйм. Бу – үзенә күрә бер паузадыр. Сирәк булса да, концертларда да чыгыш ясыйм, гастрольләре дә булгалый. Үзем концертлар куймыйм һәм якын киләчәктә куярга җыенмыйм да. Вакыты андый түгел, кешеләр дә бик йөрми. Ахыр чиктә түгелгән көчең үзен акламый. Ә дәшкән җирдә җырлап китәм.
 
– Тагын ниләр белән шөгыльләнәсез? Бизнес өлкәсендә дә проектларыгыз бар, ахыры.
 
– Иҗаттан да читләшмәдем, бизнеста да юнәлешләрем шактый күп. Әле менә тиздән хатыныма «Матурлык салоны» ачарга телим. Моннан тыш, төрле мәҗлесләр алып барам. Мәскәүгә барып, «Стендап мәктәп»тә укып кайттым, иҗатның яңа юнәлешен үзләштерәм. Мөмкинлек булганда, күңел кушканда, иҗатны да ташламаска иде. Гомумән, ир кеше үзенә дә, гаиләсенә дә матур тормыш бүләк итәр өчен тырышырга тиеш. Картайган көннәрдә җитеш тормышта яшәр өчен бүгеннән үк көч куярга кирәк.
 
10 ел элекке Мөнир белән бүгенге Мөнир арасында нинди аермалар бар?
 
– Беренчедән, бүген минем гаиләм бар. Ә өйләнү кешене бөтенләе белән үзгәртә. Бүген минем өстенлекләрем башка, үзем өчен генә түгел, гаиләм, якыннарым өчен дә тырышам. Ләкин мин нәкъ элеккечә алга омтылам, үрләр яуларга тырышам. Энергия – шул ук.
 
– Сез – усал әтиме?
 
– Мин – таләпчән әти. Билгеле, баламны мин бик яратам. Ләкин гел уч төбендә йөртүне дөрес тәрбия дип санамыйм. Илсөяр йомшак ул яктан, ә мин катырак та әйтеп куярга мөмкинмен.
 
– Гаиләгезне ишәйтү уе да бармы?
 
– Әйе, икебездә дә андый уй бар. Ким дигәндә өч-дүрт бала үстерәсебез килә.

– Илсөярне башта тамашачыларыгыз яратып бетермәде кебек.
 
– Әйе, ләкин хәзер ияләнделәр инде. Чөнки чынлыкта нинди булуын күрделәр. Башта «ирене кабартылган, керфекләре ясалган» дип язучылар шактый иде. Кызык инде: үзләре шулай диләр, үзләре һаман карыйлар. Ул ашарга пешерә, өйдә чисталыкны саклый, үзе пөхтә, чибәр, Алла боерган булса, бизнеста да сынатмас. Ягъни мин теләгән һәм мин хыялланган хатын-кыз. Башкаларга да аның кебекләрне очратырга язсын. Инде менә язылышканыбызга өч ел булды. Бүген мин бик бәхетле.
 
– Чит илгә күченергә җыенган идегез, бу уйдан кире кайттыгызмы, әллә мөмкинлек булмадымы?
 
– Андый планнар әле дә бар. Ләкин бүгенге вазгыятьтә аларны чынга ашыру шактый кыен. Анда күченеп, бизнес белән дә шөгыльләнергә телим. Ягъни Россия белән генә чикләнмичә, башка илләрне дә колачларга ниятем.
 
– Моннан берничә ел элек басылган бер әңгәмәдә «эстрада череп бара» дигәнсез. Бүген нинди бәя бирәсез?
 
– Җырчылар күп, һәркайсы үзенчә сәләтле. Ләкин күбесенең үзенчәлеге, «фишка»сы юк. Эстрадада популяр җырчыларның аз булуы да шуңа бәйле. Монда хәтта тавыш та мөһим түгел. Шәп шоу, үҗәтлек, үз исемеңне, брендыңны булдыру – менә болар күпкә мөһимрәк бүген.
 
– Шулай ук сез берничә матбугат чарасына «дусларым юк» дип тә әйткәнсез. Алардан башка яшәү кыен түгелме?
 
– Вакыт элекке дусларның чын йөзләрен күрсәтте. Булсалар да, бик сирәк алар. Кемне дә булса тормышыма артык якын китермим. Кешенең нинди булуын күрәсең килсә, аңа бурычка бир, дигәннәр бит. Соңгы елларда шактый дустымны югалтырга туры килде. Эстрадада, гомумән, дуслыкка урын юк. Көнчелек, ялагайлану белән тулган ул.
 
– Хатыныгыз белән дуслармы сез?
 
– Бик якын дуслар без. Нәрсә генә булса да, мин аның белән киңәшләшергә тырышам. Ләкин соңгы сүзне, гаилә башлыгы буларак, мин әйтәм.
 
Блиц-сораштыру:

– Акча – нәрсә ул сезнең өчен?
 
– Кәгазь. Иренмәсәң, акча эшләү бик җиңел ул. Башыңны эшләтеп, тота белергә кирәк.
 
– Хатын-кызларда иң хөрмәт иткән сыйфатыгыз?
 
– Иң мөһиме – көнче булмасын.

– Кызыгыз, артистка кияүгә чыгам, дисә, каршы киләчәксезме?
 
– Мин моны теләмәс идем.
 
– Казандагы иң яраткан урыныгыз?
 
– Казанның һәр урынын яратам.

– Энергия чыганагыгыз?
 
– Мин үзем – энергияле кеше. Миңа бөтен нәрсәне тәртиптә, контрольдә тотарга кирәк. Шуңа да көнемне бөтен нечкәлекләре белән планлаштырам, башымда хаос тотмыйм.
 
– Өстәл китабыгыз?
 
– Тормыш үзе.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии