Рәзилә Батыровага ире туйда сюрприз ясаган!
– Фәнил белән, 21нче гасыр яшьләренә хас булганча, интернет ярдәмендә социаль челтәрдә таныштык. Дуслык белән башланган мөнәсәбәтләр күрешкәч мәхәббәткә әверелде. 8 ай йөргәннән соң, Фәнил узган елның октябрендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 4 ноябрьдә – никахыбыз, 6 гыйнварда туебыз гөрләп узды, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Рәзилә Батырова.
Яшьләрнең туе кияүнең туган ягы – Теләчедә узган. Туй мәҗлесен популяр җырчы Фәрид Низамиев алып барган. «Үзем сәхнә кешесе булгач, туйдан концерт ясарга теләмәдем, артистлар чакырмадык. Туйны иң якын кешеләребез белән генә күңелле итеп үткәрдек. Тормыш иптәшем сюрприз әзерләгән – миңа багышлап җыр башкарды. Үзе иҗат кешесе түгел, аннан мондый бүләк көтмәгән идем. Җырлавын беренче тапкыр күрдем. Аллага шөкер, ул минем артист булуыма каршы түгел, киресенчә, иҗат итәргә өндәп кенә тора!» – дигән җырчы.
Мамадыш кызлары Рәмилә белән Рәзилә гаиләләре белән Казанда яшиләр. «Рамилә тормыш иптәше белән безнең күрше йорттан фатир алды. Бергә булгач, бик рәхәт, уңайлы. Гел күрешеп, аралашып торабыз!» – ди Рәзилә Батырова.
Комментарии