Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән аралары бозылуы турында хәбәр иткән иде. «Интертат» хәбәрчесе сәбәпләрен сорагач, Эльмира әлегә бу сорауга җавап бирә алмавын әйтте. «Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип кенә җавап бирде.
Бүген «Интертат» Ришат белән дә элемтәгә керде. 
 
Ришат, Эльмира белән араларыгыз бозылу дөресме? 
 
Тормыш шулай итә икән инде ул. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Әле Марат Яруллин концертына бергәләп барып кайттык. Кешегә берни сиздермәскә тырыштык. Эшләвен әлегә бергә эшлибез. Эльмира минем концерт директорым. Торуын аерым торабыз.
 
Араларыгыз суынуга нәрсә сәбәп булды?
 
Анысын әлегә әйтәсем килми. Күңелгә авыррак әле.
 
Кайчанрак килешерсез икән?
 
Әйтәм бит, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәлки килешербез, бәлки юк та. 50гә 50 инде. Бәлки бөтенләй пыр тузышып бетәрбез.
 
Гаеп кайсыгызда соң?
 
Икебез дә гаепле... Шалтыратып, Эльмирадан сорап карагыз.
 
Эльмира сөйләми бит. Халык «пиар ясап яталар» дип уйлый.
 
Нинди пиар булсын! Пиар гына булса әйбәт булыр иде әле.
 
Кәефең көр күренә болай.
 
Бик сер бирергә тырышмыйм инде. Ләкин барыбер авыр.
 
Планнарыгыз зурдан иде кебек. «Гомерлек ярымны таптым, бәби алып кайтырга планлаштырабыз», - дигән идең.
 
Күңелсез инде. Ияләшкән идем.
 
Эльмира хәзер әниләрендә торамы?
 
Юк, минем Казандагы фатирда яши. Мин авылда. Кешегә сиздермәскә тырышкан идек. Маратның концертында да күрсәтмәдек. Әллә кайчан планлаштырылган концерт булгач, анда бармыйча булмый иде.
 
Кешегә сиздерәсе килмәгәч, нигә инстаграмга чыгардыгыз?
 
Маратка вәгъдә бирелгән иде бит инде. Хөрмәт итеп чакыргач, бармыйча кала алмадык.  Эльмира да дус бит алар белән, мин дә.
 
Сезнең аерым яшәвегезне сәхнәдәшләрегездән  берәрсе беләме?
 
Берсенә дә әйтмәдем.
 
Күптән аерым яшисезме?
 
Бер айдан артты инде. Мин гел авылда бит, сторислардан күрәсездер.
 
Сәбәбен әйт инде.
 
Характер.
 
Кемнең характеры?
 
Икебезнең дә характер инде. Кызурак кешеләр без.
 
Эльмира бик җайлап-көйләп кенә торган кебек бит сине.
 
Аны торган кеше генә белә инде.
 
Ул бу хәлләрне ничек кичерә?
 
Белешкәнем юк. Эш буенча гына шалтыратышып сөйләшеп алабыз.
 
Дуслар булып калдыгызмы?
 
Сөйлисем килми, Гөлназ, бу темага. Элекке хатын темасыннан да туйдым.
 
Арагызга элекке хатыныгыз кермәгәндер бит?
 
Ю-юк. Ләкин Эльмираның суд юлларында йөрүемә ачуы килә. Аңа «неприятно» бит инде. Беренче хатын миңа баланы күрсәтми бит. Бала белән очрашасым килә, шуңа аны яңадан судка бирдек. Ул яклары да бар. Боларны сөйлисе килмәгән иде инде.
 
Алимент түлисең. Гаилә бюджетының күп өлеше шуңа китәдер.
 
Китә инде, ничек китмәсен. Барысы да җыелып килгәндер инде Эльмираның.
 
Сез мөнәсәбәтләрдә пауза алдыгыз булып чыга.
 
Эльмира бик көчле хатын-кыз.
 
Аның шундый булуы сиңа авырмы?
 
Авыр түгел инде, мужик кеше бит инде мин. Но ул мине санлап тора иде, шунысы әйбәт иде.
 
Нәрсә булды соң алайса? Көчле дә үзе, санлап та торгач.
 
Барысын да сөйлисем килми бит, Гөлназ. Әлегә шушы мәгълүмат кына яме.
 
Ярар, Ришат, араларыгыз җайлансын дип теләп калабыз. Пиар гына булсын инде, яме.
 
Миңа пиар кирәкми. Тормышта була торган хәл.
 
Нигә пиар кирәкми?
 
Безнең болай да исемнәр бар, нормально. Әнә теге вакытта суд приставлары алып киткәндә дә мин кешене алдаламадым. Барыбер бөтен дөнья шаулады. Пиар ясар өчен андый хәлләрне уйлап чыгармыйм мин. Мәчетләргә барып дога кылам. Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Гаиләдә төрле хәлләр була, җайланыр әле. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии