Ришат Төхвәтуллинга беренче гонорарны тәмәке белән түләгәннәр

Бу көннәрдә Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллинның концертлары узды. Ул анда абыйсыннан калган киемнәрне кияргә яратмавы, аларның ике үлчәмгә зур, икесенә бер гитара булуы турында сөйләде.
Ришат гитараны алса, яңа гына тәмәке көйрәтә башлаган абыйсы «тартырга алып кайт» дия торган булган.
 
«Кич буе гитарада уйныйбыз, дуслар моны җырла, тегене җырла инде, диләр. Мин тәмәке бирсәгез җырлыйм дим. Тәмәкене гитара эченә җыеп барам. Иртән минем баш очында абыем гитараны селки, чөнки аның эчендәге тәмәке җиңел генә чыкмый иде. Бер уйлап карасаң, бу минем беренче гонорарым булган инде.
 
Абыем, бу хәлне бөтен халыкка сөйләгән өчен гафу ит. Минем тырыш, максатчан булуымда синең өлешең зур», — дип сөйләде җырчы.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии