Рөстәм Асаевның әтисе: “Улым туган елны 20 сентябрьдә кар төште”

"Мәктәптә укыганда ук гармунда әйбәт уйный иде. Аның тагы да яраткан шөгыле – мал-туар карау иде. Рөстәмне абзардан алып кереп булмый иде..." - моннан берничә ел элек Рөстәм Асаевның әтисе улы турында әнә шулай сөйләгән иде. Ул чактагы әңгәмәне искә төшерик әле.
Билгеле булганча, күптән түгел танылган җырчы Рөстәм Асаевның әтисе Мәҗит абый вафат булды. Әлеге язма аның рухына бер дога булып барсын иде.
 
Интервью алырга килүемә каршы түгелләр микәнен белеү өчен, Рөстәмнән әти-әнисенең телефонын алып, шалтыратырга булдым. Матур итеп исәнләште, җылы итеп сөйләштеләр. “Куна килегез. Сый-нигъмәтләребез җитәрлек, шәһәр кешесенә мунча тансык – анысын да ягарбыз”, - дип чакырдылар. Киң күңелле кеше икәннәрен, интервью алу бер кыенлык та тудырмаганын шунда ук аңладым һәм Уфадан 100 чакырым тирәсе ераклыкта урнашкан Благовар районының Былышлы авылына юл тоттым.
 
Былышлы искитмәле табигать кочагында урнашкан. 400гә якын хуҗалык, кеше саны 1000нән арта. Гаилә башлыгы безне урам борылышында ук каршы алды, йортларын озак эзләргә туры килмәде. Якты йөз, җылы чәйләре белән каршы алдылар. Хуҗабикә эштән кайтып, шундук табын әзерләргә тотынды.
 
- Сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле. Кем ул, матур тавышлы,мәһабәт гәүдәле җырчының әти-әнисе?
Әтисе:
- Мәҗит Солтан улы булам, иптәшем – Рәмзилә Марс кызы. 1951 елгымын. Гомер буе шофер булып эшләдем. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма барыбер тик ятмыйм, авылда хәзрәт булып йөрим. Әле укып кайтырга да планнар бар. Хәзер авыл муллаларының да докуенты булырга тиеш икән бит.
 
Әнисе:
- Мин 1955 елгы. Гомер буе эш яраттым, шуңа әле дә эштән өзелмим. Нинди генә эш булмасын, мин аны чын күңелемнән, яратып башкарам. Әле авылда, кибеттә сатучымын. 41 ел эш стажым бар, гомер буе завсклад булып эшләдем. Гөлназ оныгым Казанга укырга барам дигәч, аннан эштән чыгып, аның белән Казанга киттем. 18 яше дә юк иде бит, берүзенә авыр булыр иде. Шуңа күрә малларны да бетерергә туры килде. 1 ел рәхәтләнеп Казанда яшәп кайттым. Рөстәмнең кечкенә кызы туган гына иде, Әминәне карашырга киленемә булыштым. Гөлназны укуга озатып, Әминәне саф һавага алып чыга идем.
 
Әтисе:
- Әйе, карчыгым эш ярата... Бәрәңгене утаганын күрсәгез! Тәүдә бер төпне утый, бер чүбен дә җирдә калдырмый чиләккә сала, аннары ул чүпне чүплеккә алып барып түгә. Шулай тәрбияләгәч, кешедә бәрәңге булмаган елда да бездә мул уңыш.
 
- Рөстәм туган көнне хәтергә төшерик әле...
Әтисе:
- Тарихка кереп калырлык көн. Кеше ышанмаслык хәл, ул елны 20 сентябрь көнне кар төште. Шофер булып эшләп йөргән еллар. Машинамны төзәтә идем, тәрәзә чистарткычлары да сүтелгән. Күрше малае: “Рәмзилә апа чирли!” – дип килеп әйтте. Мин тиз-тиз генә җыендым да, өйгә ашыктым. Малай туганын белгәч, бик сөендем. Беренчесе кыз булгач, өметләнеп малай көттем.
 
Ә кызыбыз 31 декабрь көнне туган иде. 1974нче елның ел ахырында туды, документка 1975нең 1 гыйнвары дип яздырттык. Ләйсән үз гаиләсе белән Уфада яши, 84нче гимназиядә укыта. Ул да эшен бик яратып башкара, узган елны “Ел укытучысы” исеменә лаек булды.
 
Тик менә балаларның үскәннәрен күрә алмадым. Шофер булып эшләгәч, иртә таңнан чыгып китәсең – алар йоклап кала, кич, караңгы төшкәч кайтасың – алар инде йоклый...
 
- Рөстәмгә җыр-моңы кечкенәдән ияргәнме?
Әтисе:
- Мәктәптә укыганда ук гармунда әйбәт уйный иде. Аның тагы да яраткан шөгыле – мал-туар карау иде. Рөстәмне абзардан алып кереп булмый иде. Кечкенә чагында күрше әбиләреннән бурычка акча алып торып, безгә әйтми, маллар да сатып ала иде. Мал-туарга булган мәхәббәтен сөйләп бетергесез. 8нче сыйныфтан соң Чишмә техникумына “Фермер булам”, - дип укырга да киткән иде. Тик берничә көннән: “Монда тәртипсезлек, сугышалар”, - дип, кабат мәктәпкә 9нчы сыйныфка кайтты.
 
10нчы сыйныфтан соң, “Улым, баянчыга укы әле”, - дигәч, Уфага музыка училищесына юл тотты. Имтихан вакытында җырлатып караганнар. Укытучылар Рөстәмнең тавышын югары бәяләп, вокал бүлегенә алганнар. Уңышлы гына укып чыкты, Сәнгать академиясендә белемен камилләшерде. Берьюлы Опера һәм балет театрында эшләде.
 
Җыр-моңга сәләт нәселдән килә. Минем әти үзе скрипка ясап уйный иде. Гармунын сузып, үзе шуңа җырлый иде. Үзем дә, үзэшчән генә булсам да, җырлый, гомунда уйный беләм. Әнә, шкаф башында гармуннарым тезелеп тора.
 
Казанга күптән чакырдылар. Аннан килгән тәкъдимнәргә ризалашып күрше республикага күченде. Без моңа бер дә каршы булмадык. Күченү белән яшәү-тору урынын хәл иттеләр, фатир бирделәр. 5 ел берүзе яшәде, аннары өйләнде. Хатыны – Айгөл, күрше авыл кызы.
 
Әнисе:
- Беренче хатыны – Лилияне беләсездер (Лилия Биктимерова – Башкортстан эстрадасының популяр җырчысы). Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әлбәттә, ул вакытта балаларның аерылышуын авыр кабул иттек. Әмма язмыштан узмыш юк. Лилия безгә килгәндә 16 яше дә тулмаган иде. Аны үзебезнең кызыбыз кебек кабул иттек. Нишлисең, ятим бала, әти-әниләре бик яшьли үлгәннәр. Аллага шөкер, дошманнар түгелбез, бик матур яшәп ятабыз. Бәйрәмнәр белән бер-беребезне котлыйбыз, вакытлары булса – кайталар. Лилиягә – кызым, ә икенче ире Фәдискә – киявебез дибез. Рөстәм белән дә алар дошманнар түгел, бер-берсенең уңышларына, куанычлы вакыйгаларына сөенеп яшиләр, Аллаһыга шөкер. Шундый “Санта Барбарра” бездә.  Шуны әйтәсем килә: ике киленем дә бик яхшы. Айгөлемә тиңнәр юк! Улыбызга менә дигән хатын, оныкларыбызга яхшы әни.
 
- Ялгышмасам, Гөлназ сездә үскән?
Әнисе:
- Әйе. Ул Языковода туды. Монда үсте, монда балалар бакчасына йөрде. Әнисенең укуын бүлдертмәскә була, аны Уфага укырга җибәрдек. Гөлназ кызыбыз да безне якын күрә, кайтып йөри. Быел үзенең сольный концертлары белән йөргәч, вакыты бик булмады.
Әйткәндәй, Казанда уку берникадәр мәшәкатьләр тудыргач, Гөлназ Уфага кайтырга булды. Монда ул әтисен дә, әнисен дә укыткан шәп укытучы канаты астында. Фәрзәнә Фаткулла кызын белмәгән сәнгать кешесе юк. Ходай аңа сәламәтлек бирсен!
 
- Сезнең гаиләдә патриархатмы, матриархатмы?
Әнисе:
- Әллә инде, бездә икебезнең дә сүзебез “үтә”. Бер-береңне тыңлап, киңәшләшеп яшәмәсәң, тату гаилә корып булмый.
Әтисе:
- Күгәрченнәр кебек яшибез. Шамкай сөйләгәнчә: “Әле беребез чыгып оча, әле икенчебез” (көлә).
Әнисе:
- Монысын ул шаярта. Безнең гаиләгә шаярту катышып сөйләшү хас. Балалар белән дә шулай аралашабыз. Якыннарыбыз моны белә, шаяртуны кабул итәләр, үпкәләүчеләр юк.
 
- Рөстәм бәйрәмнәрдә Сезне ничек сөендерә соң?
Әнисе:
- Рөстәмнән күргән игелек!.. Безгә генә түгел, бөтен кешегә карата да шундый ул. Авылга мәчеткә көченнән килгәнчә ярдәм итте. Быел гөрләтеп, артистлар чакырып авыл сабантуен уздырды.
 
Әтисе:
- 60 яшеңә чәшке туң бүләк иткәнен дә әйт. Миңа – автомобиль. Улым шалтыратып, паспорт данныйларын, права номерларын сорады. Налог түләмәс өчен машинасын минем исемгә яздырадыр дидем, аны-моны уйламадым. Беркөнне Рөстәм улы белән башка машинады кайтып керде. Йөрәгем “жу” итте, үзенең машинасына нәрсә булды микән дип хафалана башладым. Баланың авызында сүз торамыни, Мөслим чыкты да: “Картәтәй, бу сиңа, туган көнеңә бүләк”, - диде. “Рено Логан”да җилдерәм, эш машинам – УАЗым да бар. Гомер буе шофер булып эшләгәч, рульдән аерылып булмый.
 
- Тышкы кыяфәте буенча Рөстәм әнисенә охшаганы күренә. Ә холкы белән кемгә “тарткан”?
Әтисе:
- Ир бала – әнисенә, кыз бала – әтисенә охшаса, бәхетле була, диләр бит. Ләйсән миңа охшаган, Рөстәм – гел әнисе. Кызның холкы да гел минеке кебек. “Икенче әти!” – дип куя кайчак Рөстәм аңа.
 
Әнисе:
- Рөстәм минем әтигә охшаган ул. Шундый ук изге җанлы, тырыш.
 
- Үзегез нинди артистларны яратасыз, кемнең иҗады ошый?
Әнисе:
- Рөстәмне бик яратабыз. Ул бит бер дә фонограммага җырламый. Гөлназ да әтисеннән үрнәк ала. Безгә бөтен артист да ошый. Авылга кем концерт белән килә – бөтенесенә дә барабыз. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсының иҗаты матур. Күпләр бездә кунак та булып китте. Безнең ишекләр бөтен кешегә дә ачык.
 
- Гаиләгез – соклангыч, күз тимәсен үзегезгә! Ары таба да шулай бәхеттә яшәргә язсын! Балаларыгызның уңышларына сөенеп, сау-сәламәт яшәгез!
- Үзегезгә рәхмәт! Эш буенча түгел, ә кунакка кайтыгыз. Кабатлап әйтәм: йорт ишегебез һәркемгә ачык..
Зоя Солошина, ШК
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии