"Сакланыгыз!": Элвин Грей вакцина ясаткан

Эстраданың популяр артисты Элвин Грей коронавируска каршы прививка ясаткан.
“Прививканың уңай һәм тискәре якларын уйлаганнан соң, табибым белән киңәшләштем дә, вакцина ясатырга булдым. Җәмгыяттә без үз сәламәтлегебез өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен дә җаваплы.
 
Хәзерге вакытта вакцина - вируслардан саклануның иң ышанычлы чарасы. Сүз дә юк, һәркем үзе хәл итә. Мин исә үз фикерем белән уртаклаштым. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” - ди Элвин Грей.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии