Салават Миңнеханов каршында җырларга курка

Татар эстрадасының популяр артисты Салават Фәтхетдинов "Вечерняя Казань" газетасына биргән әңгәмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршында җырларга куркуын белдергән. Сәбәбен ул болай аңлаткан:
"Рөстәм Нургалиевич минем иң якын дустым. Әмма мин аның алдында җырларга куркам. Чөнки ул беркайчан да җырның сүзләрен, куплетны куплет белән бутамый. Ул хәтта туктатып: "Син дөрес җырламыйсың" дип әйтергә мөмкин", ди Салават.
Комментарии
“Вечерняя Казань“ның ничә ел элек бастырган интервьюсын алдыгыз? Икенчедән, заголовокны куйгач автор үзе укып карадымы икән? Юктыр, укыса мондый исем куйма иде
Баш исемне дөресләп куегыз инде, хоть!