“Себерке” белән әңгәмә

Тәртипле генә кияүгә чыгып, ирләренә тугры булып, кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып, гаилә учагын саклап, йортта бала тәрбияләп утыручы тыйнак татар хатын-кызлары бармы икән ул хәзер? Замана хатын-кызлары (феминисткалар) ”яңа үрләр”гә омтыла. Тик менә үрләр генә төрлебез өчен төрлечә шул! Моңа көннән-көн ныграк ышанам.

Бер ел чамасы элек аралашырга туры килгән Илсөягә (исеме үзгәртелде) 20 яшь иде ул вакытта. Бер уйламаганда автобуста сөйләшеп киттек. Мин утырып барам, ул минем янда басып тора. Шулай кинәт кенә кызның кулыннан сумкасы төшеп китте, мин алып бирим дип аска үрелдем, кеше сумкасы тикшергәнем юк әлбәттә, тик ят сумка эчендәге тәмәке капларына күз төште... “Тарта икән” ,- дип уйлап куйдым.

Транспортта барган вакытта үз уйларымы чумып, горизонттагы ерак бер ноктага төбәлеп, сөйләшмичә генә утырырга яратам. Ә бу юлы карашым нигәдер гел янымда басып барган кызның табигый, матур бөдрә чәчләренә төбәлде. Маңгай тирәсендәге чәчәләре кызның күзенә төшеп борчый, башын артка селкегәч шаян чәчләр артка китә дә, берникадәр вакыттан тагын тыңлаусызланып алга тәгәриләр. Автобусның киләсе тукталышында янымда утыручы ханым китеп барды, янәшәмә шул бөдрә чәчле кыз кунаклады. Юл ерак иде әле...
Ни кызык, сүзебез шул чәчләр темасыннан башланып китте. Кыз чәчләре нинди матур булса да, минеке сыман туры чәчкә кызыгуын әйтте, ә мин исә аныкы кебек чәчләргә соклануымны белдердем. Чибәр кызның исеме – Илсөя икән. Вакыт күп иде, сүз артыннан сүз китте, Илсөянең кая баруы белән кызыксындым. “Беренче мәхәббәтем янына”, - диде ул моңсу гына, кызның кабалануын, минут саен сәгатькә каравына игътибар иткән идем инде. Ни өчен бу сүзләрне шулай моңсу әйткәнен соңрак кына аңладым. Бәлки авыр вакытына туры килгәнгә ачкандыр ул миңа эч серләрен дә...

Кызлар гадәттә балачактагы беренче мәхәббәтләрен күңелдә гел саклый. Илсөянең дә булган ул “беренче мәхәббәт”е. Тик Ул гына Илсөянең кайнар хисләреннән көлеп, кызны хурлы иткән. 17 яшьлек Илсөяне егете ташлый да, тиздән хәрби хезмәтен үтәргә китә. Ул вакытта Илсөя узен ничек тыярга белми, ничек яшәрмен Аннан башка, дип уйлый “гашыйк” булган исәр кыз. Өстәвенә авырга узганнын да аңлый... Коточкыч хәл, бер җәлләргә, бер тәнкыйтьләргә белмәдем юлдашымны. “Алданган, мескен, әти-әнисе алдында җавап тотасы бар, егете качкан. Ә бер уйласаң, һәркемгә дә акыл бирелгән, нигә әле ул да алдан уйлый белмәгән?” Күңелдән бер-бер артлы каршылыклы уйлар йөгерде, берни дәшми Илсөяне тыңлавымны дәвам иттем. “Начарлыкка тиз кереп китәсең икән ул, Рәфилә,- дип дәвам итте ул сүзен,- кайгымны спиртлы эчемлекләр белән юа башладым, атна ахырында кич чыкканда олы кызлар белән утырып эчкәч рәхәт, бәхетле тоя идем үземне. Спиртлы эчемлекләр очсыз түгел, ә акча юк. Шулай итеп үземнән күпкә өлкәнрәк егетләр белән аралаша башладым. Алар безне кыйммәтле винолар белән сыйлый, машинага утыртып йөри, ә аннан нишләткәннәрдер... Анысын исереклек белән икенече көнне хәтерләми идем дә. Аборт ясату өчен акчаны да шул егетләрнең берсе бирде. Яраткан кешемнән баламны алдырдым, ә хәзер тагын шуның янына ашыгам”,- дип ямьсез хатирәләрен чыгарды да салды Илсөя...

Үзем кызны тыңладым, узем “ник сөйли инде бу хәлләрне миңа”,- дип уйладым. Автобус туктагач, кыз туктап алды, аннан тагын сүзен дәвам итте... Мәктәпне тәмамлагач, кыз читтән торып укырга керә һәм калада эшли башлый, фатир “снимать” итеп тора. Алда аны кала егетләре белән мәхәббәт маҗаралары көтә, бер егет артыннан икенчесе. Эчү мәҗлесләре дә көннән-көн арта гына...

- Нәрсә бирде соң сиңа мондый мөнәсәбәтләр?

- Дөресен генә әйткәндә туйдым инде. Тик минем беркем алдында да җавап тотасым килмәде, җитмәсә минем иң кадерле кешем дә минем алдалады гына, сөйми башладым ирләрне. Иң мөһиме – миңа шулай рәхәт, аларга да... Кайберләрен икенче көнне үк онытам, ә берьюлы исемен дә белмәдем хәтта, әйткәндер инде, истән чыккан... Мин бит аларны чакырып китермим, юл чатына да чыгып басмыйм. Үзләре киләләр. “Элиталы “себерке” мин (көлә).

- Өйләнгәннәре дә шакыймы ишегеңне?

- Хатыннары авырлы вакытта, декрет ялында булганда мин искә төшәм, ир-атлар юньле кешеләр түгел алар...

- Кияүгә чыгу турында уйлаганың юкмы?

- Минем “мондый” икәнемне белеп кем кияүгә алсын инде, чыксам да яраткан кешемә генә, ә ул минем берәү генә...

- Ә ник йөрисең һәрбер ир-ат белән рәттән, бәлки бу хәлгә төшкәнеңне белмәгән булса, сөйгәнең сине кабул итәр иде, гаебен дә аңлар иде?

- Бәлки болай да аңлар, бу юлга аның аркасында килеп кердем... Ә кайбер сөяркәләремнең гел файдасы тиеп тора. Сессия вакыты җитсә “яраткан профессор”ым белән “элемтәләшеп” кунакка чакырып алам. Берничә “төн”нән соң бөтен контроль эшләр дә әзер, сессияне дә уңышлы ябам...

- Беренче егетеңә үч саклыйсыңмы?

- Юк. Барыбер, яратам... Бүген аны күрәчәкмен, өч ел буе көттем очрашуны.

- Ул сине үзе чакырдымы?

- Үзе чакырды, чакыруга аның янына чыгып киттем... Күрәсем килә бик нык, өч ел үтүгә дә карамастан, мәхәббәтем кимемәде...

Бу сүзләреннән соң кыз уйга чумды булса кирәк. Ә мин: “Менә сиңа мә, татар кызы инде бу да”, дип уйлыйм, Илсөядән бер уйлаганда гайрәтем чигәргә тиеш бит инде, ә аның самимилеген югалтмаган ачык йөзенә карыйм да, тагын уйга чумам: “Чынын сөйли микән бу миңа, әллә инде... Ә нигә миңа ялганласын ди инде ул. Бүтән беркайчан да бер-беребезне күрмәячәкбез бит...”

Нәрсә булгандыр Илсөя белән алда, сөйгәне аңа нәрсәләр әйткәндер, үз хатасын аңлап дәште микән ул аны янына, әллә инде тагын “мыскыл итәргә”генәме... Алай булса бик кызганыч әлбәттә... Нишләтәсең, Илсөя үзе шул язмышны сайлаган, һәркемнең үз томышы, үз юлы... Тик шулай да, Илсөя сыман тормышларын бозган кызларны җәл, чын күңелдән җәл.

Рәфилә Шәмсетдинова.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.04.2013 19:32:43

Хөрмәтле Рәфилә!Ә мине мәкаләгә бирелгән фотодагы кызның мүкәләгән килеш артына борылып нәрсә күзәткәнен беләсе килгән иде.Ә мәкаләгездә ул турыда язылмаган. Фотоны тулысынча куйсагыз,я үзегез аңлатсагыз яхшы булыр иде. Юкса бер-ни аңлашылмый.

Сон,урыны шунда бит инде анын.

02.04.2013 10:57:27

Мин дэ шулайрак уйлаган идем...

02.04.2013 09:01:38

Себерке газетас дип анладым башта

Последние комментарии