"Сизми дә каласың укып чыкканыңны!" - Рафинә Ганиуллина НИНДИ КИТАП укый? (ФОТО)

Китап укучылар, бигрәк тә әдәби әсәрләр белән мавыгучылар саны көннән-көн сирәгәя, ахрысы. Рафинә Ганиуллинаны да бу күренеш борчуга салган. "Китап укучылар бөтенләй юк диярлек икән, әллә бу «искелек калдыгы» дип саныйсызмы?" дип мөрәҗәгать итә ул тамашачыларына.

"Бөтен уйларым яңа гына укып чыккан китапта булды, - дип уртаклаша җырчы. - «Сестра Керри»ны укыганнар Герствудның хәлен яхшы аңлый. Яратам Теодор Драйзерны, шулкадәр үзәк нерв системасына үтеп керә", - ди ул.   

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рафинә өчен китап укуның бер авырлыгы да юк икән. "Минем методика буенча көнгә 25 бит, йоклар алдыннан, димәк 4 көн эчендэ 100 бит, сизми дә каласың укып чыкканыңны! Беркемне дә өйрәтмим, бары тик яхшыга өндим," - ди артист.   

Шушы көннәрдә ул «Атлант расправил плечи» дип аталучы, 3 кисәктән торучы яңа китапка тотынган. Ә сез нинди китаплар укыйсыз? 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии