Туй кортежын ничек оештырырга һәм бизәргә?

Бәйрәм кортежы – туйның зур бер бизәге. Матур, затлы машиналар туйга купшылык өсти. Машинадагы бизәкләр күңелләрне җилкәндерә. Әмма машинаны бизәүнең дә үз кагыйдәләре бар икән. Киңәшләребез сезгә файдалы булыр:

 

 

 

 

 

 


• Йола буенча, кияү белән кәләш утырган машинаны балдаклар белән бизиләр.
• Машиналарга капрон, кәгазь, рәсемле йә ялтыравыклы тасмалар бәйлиләр.
• Кунаклар утырып бара торган машиналарны төрле төстәге бер-ике рәт тасма белән генә бизәү дә җитә.
• Радиатор рәшәткәсенә кәләш-курчак яки чәчәкләр салынган кәрзин беркетеп куярга була.
• Шарлар такмавыгыз һәерле. Алар йә очып китә, йә шартлый. Озакка бармый.
• Туй машиналарын йөртүчеләргә алдан ук шәһәрнең иң матур урыннары буенча маршрутны әйтеп куегыз.
• Кыш булса, җылырак киенегез.
• “Яшел тукталышлар” өчен шоколад кына түгел, туклыклырак ризыклар алсагыз яхшы.
• Мәҗлес буласы урынга соңга калсагыз, әти-әниләрегезгә шалтыратыгыз: борчылып тормасыннар.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии