Туйга кунаклар чакыру тәртибе

Туй үткәрүчеләргә боларны белергә кирәк:


Туй мәҗлесенә кунакларны бәйрәм көненә өч-дүрт атна алдан чакыралар.

Туйга чакырылучылар исемлеген төзегәндә, беркемне дә үпкәләтмәс өчен, этикет кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Туйга туганнарны парлап чакыралар, кунаклар исәбе шулай билгеләнә.

Әле алай гына да түгел, туман-тумача балалары белән дә килергә мөмкин, моны алдан ачыкларга кирәк.

Балалар күп киләсе булганда, алар өчен аерым өстәл әзерлисе булыр.

Гадәттә, егет ягыннан да, кыз ягыннан да бертигез санда кунак чакырыла.

Эш буенча партнерларны туйга чакыру киңәш ителми, бары тик бик дус булганнарын гына туй мәҗлесенә дәшергә мөмкин.

Дусларыгызның исемлеген үзегез төзегез, ә туган-тумачадан кемне чакырасын әти-әниләр билгели.

Гомумән, бу сезнең туй – сез үзегез теләгән һәркемне чакыра аласыз.

Чакыруны язма рәвештә почта аша йә кулдан-кулга тапшыру дөрес була. Әгәр чакыру типография ысулы белән бастырылган булса, кунакның исемен кулдан язарга кирәк. Чакыру открыткаларын телдән алдан чакырып куйган кунакларга да җибәрәләр.

Гаилә өчен язылган чакыруга гаилә башлыгы исемен беренче язарга кирәк.

Хәзерге заманда чакыруны кияү белән кәләш үзләре таратып йөриләр, шулай ук еш кына өйләнешүчеләрнең әтисе белән әнисе дә чакыру открыткаларын өләшергә мөмкин.

Әгәр туй мәҗлесе кәләш йортында уздырылса, чакыруны да алар өләшә. Әгәр кафе йә ресторанда булса, чакыру өйләнешүчеләрнең икесенең дә әти-әнисе исеменнән булырга мөмкин.

Чакыру алган кеше, тиз арада туйга килү-килмәве турында хәбәр итәргә тиеш. Җавапны шулай ук ябык конвертта җибәрәләр.

Туйга соңгы минутта чакыру килешми. Шулай ук соңгы минутта туйга чакыруны кабул итмәү дә килешми – туй көнне генә килә алмауны хәбәр итү дөрес түгел.

Туй кунакларыгызны оригиналь һәм кабатланмас чакыру открыткасы белән шаккатырасыгыз килсә, без сезгә бары тик сезнеке генә булган, сезнең гаилә традицияләренә генә туры килгән кабатланмас чакыру открыткалары ясарга ярдәм итәрбез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.07.2013 18:02:12

Мина туйга чакыру ясарга булыша алмассыз микэн???

Последние комментарии