«Яңа Гасыр» алып баручысы Зөһрә әни булды (ФОТО)

«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручысы һәм режиссеры Зөһрә Габдрахманова (Хәсәнова) 30 октябрь көнне әни булды, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.
"Бәби көтүебезне белгәч, бик сөендек. Ике яктан әти-әниләребез дә, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, бик шатландылар. Ирем Алмаз белән туачак балабызга исемнәрне озак сайладык. Соңрак бер фикергә килеп, кыз туса – Чулпан, малай туса, Айваз дип кушарбыз дип килештек. Икенче УЗИга баргач, сабыебызның малай икәне билгеле булды. Йөзен күрсәткән иде, шундый матур итеп елмайды. УЗИ видеоязмасын әле дә хәтерлим һәм чагыштырам. Улым белән тәүге тапкыр күрешкәч тә, иремнең йөз чалымын, күз карашын таныдым. Сабыебыз нәкъ әтисе инде", - дип сөйләгән Зөһрә газета хәбәрчесенә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии