Зәринә Хәсәншина: “Иренем болай да зур”

Эстраданың ягымлы җырчысы Зәринә Хәсәншина бизәнгәнче һәм бизәнгәннән соңгы кыяфәтен видеога төшереп, Инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган. Карап торышка, җырчы ике минут эчендә бизәнгән сыман. Ә чынлыкта, үзен матурлау өчен Зәринәгә күпме вакыт кирәк икән?

- Тулаем образ, ягъни макияж һәм чәч ясауга 1-2 сәгать вакытым үтә. Ашыгып бизәнергә яратмыйм, алай мин аннан тәм таба алмыйм. Ә бизәнергә һәм бизәндерергә мин бик яратам! - ди җырчы.

Бизәнгәндә Зәринә күзләргә аерым басым ясавын әйтте. “Минем өчен күз карашы бик мөһим, шуңа күзләргә зур басым төшәдер. Ә иренем болай да зур, аңа кызыл иннекне бик сирәк сөртәм. Күп очракта табигый төсләргә өстенлек бирәм”, - дип сөйләде безгә Зәринә. Җырчы макияжны кием төсенә карап ясавын әйтте.

“Төсләрне берләштерергә өйрәнәм, күп төснең берьюлы кушылуын яратмыйм", - ди ул.

Чыганак

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии