Миләүшә Сибгатуллина экранга кайта (эксклюзив интервью)

Миләүшә Сибгатуллина (“Хәерле иртә!”) декретта булу сәбәпле экраннардан югалып торган иде. Баксаң, икенче улы Хәкимгә дә 2 яшь тулып киткән икән. 1 сентябрьдән ул абыйсы Кәрим йөргән балалар бакчасына барачак һәм әнисен эшкә чыгарачак. Миләүшә Сибгатуллинаны озак вакытлы ялдан соң беренче мәртәбә туры эфирда 30 август иртәсендә күреп булачак.

- Миләүшә ханым, эшегезне сагындыгызмы? 

- Әй, нинди сагынмаган! Туры эфирны бернәрсә дә алыштыра алмый, ул кабатланмас хисләр бүләк итә, аның драйвы сагындырды. Шулай ук тамашачыларны, студияне, яраткан тату коллективымны да сагынып кайтам.

- Әмма бит даими хезмәттәшегез Илдар Кыямовның инде башка партнеры бар... 

- Тапшыруны Илдар белән алып барачакбыз. Алай үзебезгә дә уңайлы, тамашачылар да безне шулай кабул итергә өйрәнгән.  

- Ә Гөлназ Рәхмәтуллина? 

- Аңа без яңа алып баручы таптык - кем булуын әлегә әйтмим. Алып баручыларның башка парлары да үзгәреш кичерде. Телевизор караучыларның күңеленә хуш килер дип өметләник. 

- Үзегез белән тапшыруга тагын нинди яңалыклар кертмәкче буласыз? 

- "Хәерле иртә"не туры эфирда барган рубрикалар белән баетырга ниятлибез. Андый режимда эшләү үзебезгә дә күңелле, тамашачыга да кызык. Шулай ук тапшыруның контенты үзгәрде. Ноябрьдән яңа сезон башлана, ике сәгать ярым эшләүгә күчәбез. Бар серләрне дә ачып бетерсәк, кызык та булмас. Тамашачы үз күзе белән күреп бәя бирсен. 

- Иҗади уңышлар сезгә, Миләүшә ханым! 

- Рәхмәт!  

“Туйлар.ру” белешмәсе:  

Миләүшә Сибгатуллина Теләче районы Алан авылында укытучылар Рафис һәм Фәһимә гаиләсендә туган. Туган ягының табигатенә бик гашыйк. КДУның Тел, әдәбият һәм тарих бүлеген тәмамлый. Аннан соң 27нче татар гимназиясендә тарих укыта. Шул ук вакытта Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада да укый. Күпләргә Миләүшә Сибгатуллина “Казан” милли-мәдәни үзәге, “Дулкын” радиосы, “Таң җилләре аша” тапшыруы, “Җиде йолдыз” фестивале аша таныштыр. “Хәерле иртә”не ул 2004 елдан бирле җитәкли. Ире Илһам, уллары Кәрим һәм Хәким аңар эшендә һәрвакыт терәк булып торалар. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.09.2011 21:36:38

ведущийларга стилист кирэк!бигрэк авылча гламур

02.09.2011 17:34:20

зэринэ, голназга нинди уныш сойли алмаган килеш. наилэ низами,раил, гадел матур алып бара. хуснуллина да беренче коннэн бик матур алып бара башлады. Ну , Милэушэ, булдырдын. сагындыргансын. экраннар ямьлэнеп китте син килгэч. Илдар да иркенэеп китте. сойлэме дэ узгэрде. молодец.

02.09.2011 12:00:36

гафу мин лэйсэн бн голназны чагыштырмадым лэйсэн янып тора иде ,голназ башын кыек салада елмаеп тора шул гына))))мин бит бер лэйсэн генэ димим илшат раил наилэ низами гадел фамилиясен оныттым сойлэм дэ матурлык фикер дэ бар иде бу минем фикер эгэр кемнедер упкэлэтсэм ачуланмагыз мин татфак бетергэн кеше буларак тнвны бик яратам ,куптэннэн карыйм унышсызлыклар очен борчылам ... голназ унышлар сина!!!!!()))))))))

02.09.2011 09:46:59

чагыштырдыгыз!Голназны Бэдердинова белэн.
Голназ узе матур да, акыллы да.Фикере бар ин мохиме.

01.09.2011 14:03:39

Ой, зэринэ, Лэйсэн бэдертдинова Гөлназның киресе инде. Гөлназ чапча, егесе язган язуын укый алмый иде. Хэер, Гөлназның да алдында гел язу. Шуны онытканчы дип ашыгып сөйли

01.09.2011 11:57:07

даина бн килешэм кызык сез кеше урынында эшлэгэч,авыз эченнэн генэ сойлэргэ тиеш мени Голназда сойлэу юк шул ,э кыяфэте матур)))Буген карап егыла яздым берсеннэн берсе таза карт кешелэр алу максат мы эллэ тнвнын милэушэ бэлкем тэртип кертер сина тэкьдим элеккеге составны кайтару лэйсэн бэдретдинова бар иде тагын гадел наилэ низами илшат мин сезне эштэ гел карый идем иртэн смена алышканчы)))

31.08.2011 18:27:58

Гөлназның сөйләгәнен тыңлап кара әле. сүзләре дә аңлашылмый. тиз- тиз әйтә. Әйтә алмыйча калам дигән шикелле. аннары авыз эчендә йотылып кала сүзләре. ник аны гына яза димәгез: аның б-н аралашкан юк. аның турында белмим дә. но сөйләме юк. башкалар ярый әле. Илнарның да әзрәк сөйләмдә бар.

31.08.2011 12:54:31

Татпресса кучтэнэчен укыдыгызмы,ТНВ сценарий эзли иде бугай-менэ ул!Ну норлатлар,ха-ха-ха,эчем катты колэ-колэ!

31.08.2011 12:39:59

Кызыл ыштанлы Раилне,авыз эчендэ ботка пешергэн Илнарны(берконне Дилэрэ Илалетдинованы и эйтэлми генэ бит)куарга кирэк.Сон эзрэк дикция остендэ эшлэрсен,китап укырсын.ТВ гэ чыккан кеше идеальный булырга тиеш--бит-йоздэн башлап.Эйе,Милэушэ табигый сойли иде,узе чибэр.Э Голназ чаклы татарча ДОРЕС итеп сойлэгэн кеше юк эле пока ТВ да.Ул бит кеше урынында,шуна ачылып китэлмэде бугай.Лишь бы кочэнеп ботен сузне дэ татарчага эйлэндерергэ тырышмасыннар иде,а то орлык-симэнэгэ(!),башкала-мэркэзгэ,х.б тозсыз сузлэр килеп чыга.

30.08.2011 20:41:29

Бикэ, монда урам сүзе турында түгел. Ә фәнни китап стиле дип әйтимме. башкалар алай түгел. матур сөйләми инде. авыз эчендә кала сүзләре. элек ничек яңалыклар алып баргандыр

29.08.2011 18:45:03

э мина киресенчэ Голназ ощый.
Урам сузен аны кем дэ сойли ала Даина.

29.08.2011 15:38:10

Милэушэ Илдар белэн бик яхшы алып баралар иде хэерле иртэне.Яхшы булыр иде бергэ эшлэсэлэр.Яркэев алып баручы тугел инде ул,кайбер сузлэрендэ анлап булмый,башка эшне кушып карарга кирэк,бэлкем "Син минеке-мин синеке".(ачуланмагыз туры эйткэнемэ)Раил биктэ-биктэ ошый,унышлар ана,бик зур кеше булыр ул бала.

29.08.2011 10:09:46

Илдарны Роза белэн куйсыннар иде.

Нихаять!!!

27.08.2011 22:06:06

Афэраин, Миләүшә! Сагынып беттек. Гади сөйләмне сагындык. Ул Гөлназ Р. ның китап сүзләре туйдырды. гел бертөрлелек. Ачуланмагыз, алып баручы буларак, сөйләме матур түгел тиз сөйли. аңлап та булмый

Последние комментарии