Раниль туган көнендә 3480 котлау кабул иткән (ФОТО)
Иң кыю фанатлары җырчының үзе белән күрешеп котлады, бүләкләрен тапшырды. Аеруча берничә кызныкы бик оригиналь иде.
Наилә Ранильгә карата булган хис-тойгыларын Сөмбел Билалованың «Бәхетле төш» исемле җырын башкарып, махсус диск ясаган, сафлык билгесе булган ак төстәге 5 роза чәчәге бүләк итте.
Эльмира исә НКЦ янына яшел төстәге «Лансер» машинасына утырып свиданиега килде. Махсус заказ белән искиткеч үзенчәлекле торт пешерткән. Татлы бүләкнең өстендә ат!: «Атны да ашарга ярый, яме», – диде Эльмира, Җырчының шатлыклы күзләрен күреп, Ранильнең атлар яратуын бик яхшы белә икән.
Бер фанаткасы 7 төрле шешә бүләк итте... Атнаның кайсы көнендә нинди сыеклык эчәсен билгеләгән «үзенчәлекле коллекция» бу. Юмор хисе ташып торган Раниль бу сюрпризны алгач әйтеп куйды: «Мин боларны, Алла боерса, 127 яшемә җиткәч ачып эчәм», диде. Аңа быел ничә яшь тулганына төшенгәнсездер, шәт. Ранильгә иң ошаганы шул – шимбә – аракы, якшәмбе – минераль су. Туташ менераль су шешәсенә җырчының балачак фотосын да ябыштырып куйган.
Римма да Ранильнең ниләр белән «җенләнгәнен» белә торган кыз булып чыкты – брендлы футболкалар бүләк итте.
Туган көн бүләкләре арасында тагын бер оригиналь бүләк бар, ләкин Раниль бу серне һич кенә дә чишәргә теләми. Әйтми дә, фотосын да күрсәтми. Бу кыз бүләге белән барысын да уздырган, күрәсең. Ләкин бер ышанычлы чыганак аша бу серне тәки чиштек – 10 пар кыйммәтле плавки булып чыкты.
Комментарии
"Татар җыры"ндагы хәлдән соң бу егет реабилитироваться итәргә тели кебек... Но уңышсыз әлегә. Бик күк гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерүче, күпләрне үлемгә, чиргә дучар итүче аракы шешәләренә үз исемеңне язып кую - ул мәгънәсезлек кенә түгел - чи аңгыралык. Никакой пиар не оправдывает такие средства. Зур ялгыш булган бу.
Бик ук эрлэмик инде ул плавкийларнын берэр сере бардыр блкем,уенга алыйк.Кызы бик матур.ялгыз калмас. Аннан сон зэвык дигэн нэрсэ миллэтен кем булу белэн бэйлэнмэгэн минемчэ.
ярамый инде андый булэклэр бирергэ-плавки..бу бит интим киеме. Дорес тугел дип уйлыйм.
Егет артыннан чабып ничек тубэн тэгэри татар кызлары.Барып чыктык!
Аххх итэрлек берни юк монда,берсе акча туздырып( узенэдэ булмагач акчасын)машина заказать итэ,икенчесе торт.
Кызлар тарафыннан нинди тубэнлек,спиртный напиток булэк иткэненен хэм трусы булэк иткэнен ботенлэй совестлары юк.
Кеше колкесе.Ничек туган коненэ егет кешегэ плавки булэк итэргэ була.Мэгьнэсезлек билгесе.Егет кешегэ оригиналь булэк бирергэ кирэк.
Икенче туган коненэ семейный трусы алып бирсен тагы)))))))))) юк юкта инде татарда зэвык дигэн нэрсэ.
Кыз бигрэк оятсыз булып чыккан, яраткан жырчысына плавки булэк иткэч,колке бит. Жырчы колгэндер бу кыздан.
Мәгънәсезлек!