Алия Исрафилова: “Беренче күрешкәч үк Айдарның үземә тиң яр икәнен аңладым” (ИНТЕРВЬЮ)

Жырчы Алия Исрафилованың зифа буена күпләр сокланып карый. Башка “йолдыз”лар тазармас өчен тәмле ризыклардан баш тартканда, фитнес-клубка йөргәндә ул: “Нәрсә телим — шуны, кайсы вакытта организм сорый, шул чакта ашыйм”, — дип гаҗәпләндерә. Бәби тапкач, бәлки, ул да үзгәрер, дигән иде кайберәүләр. Юк, нәкъ студент елларындагыча, бер үзгәрешсез калды Алия.

Моның өчен бернинди чара да күрми икән. — Миңа карьера артык мөһим түгел. Беренче урынга гел гаиләмне куям. Хуҗабикә булу да рәхәт. Ирем Айдарга ошасын дип, тәмле ризыкларны көн саен пешерәм. Якыннарым ашаганда мин дә читтә тормыйм. Ирем дә гел: “Рәхәтләнеп аша. Тазарсаң да яратачакмын”, — дип тора, — ди Алия.

— Алия, кияүгә чыкканыңа ничә ел булды инде?

— Әле кичә генә туй үткәргән кебек идек, инде Айдар белән кавышканыбызга җиде ел булды. Вакыт тиз уза. Айдар — Саба егете. Мин исә Казанда туып-үстем. Аның белән тәүге тапкыр 2005 елда Әтнәдә таныштык. Бирегә икебез дә эш буенча килгән идек. Язмыш шулай бер йортка китергәндер инде. Миңа 22 яшь иде. Танышып аралаша башладык. Күңелемне тиз яулады. Озак очрашмадык, өйләнешеп тә куйдык. Беренче күрешеп сөйләшкәч үк Айдарның үземә тиң яр икәнен, аннан бик яхшы ир чыгачагын аңладым. Һәм ялгышмадым да.

Ирем бер компаниянең дисклар чыгару бүлегендә җитәкче вазыйфасын башкара.

— Күбрәк әнисе пешергән ашларга ияләнгән Алиягә иренә яравы читен булмадымы?

— Кайсы ир-ат тәмле ашарга яратмый икән?! Айдар да сайлана торганнардан булды (көлә). Ошамаса, яшереп тормый, җайлап кына шундук әйтә. Кияүгә чыккач та аш бүлмәсенә ияләшергә туры килде (көлә). Ул чакта тел йотарлык итеп пешерә идем дип мактана алмыйм. Тормыш өйрәтә. Хәзер тиз һәм җиңел әзерлим. Гаиләңне яраткач, аш бүл­мәсен дә үз итәсең. Гел яңа ризыклар белән сыйлыйсым килеп тора. Яңа пешкән аш ашарга тырышабыз. Күбрәк файдалы, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирәбез. Яшелчә салатларын еш ясыйм. Ашауны кысмыйбыз. Миңа тазару куркынычы янамаса да, Айдарга алай түгел икән (көлә). Соңгы арада фитнес-клубка йөри башлады.

— Сәлим зурмы инде?

— Улыбызга ике яшь тулды. Ул икебезнең дә йөз чалымнарын үзендә туплаган. Ике яшьлек бала нәрсә эшләргә тиеш, барысын да башкара, бик чая. Бүлмәдәге обойларда көн саен яңадан-яңа рәсемнәр пәйда була. Маркерларны табып, рәхәтләнеп буйый. “Үскәч рәссам булырсың инде, улым”, — дим, елмаеп. Төрле альбомнары бар югыйсә, ә аның өчен обойга ясавы рәхәт (көлә).

Балалар бакчасына язылган идек, чиратыбыз килеп җитте. Тиз ияләшер дип уйлыйм. Бәбиләрне бик ярата. Әле бу арада бераз авырып алды. Үлән чәйләре эчердем. Терелеп килә.

— Алия, бәби тапкач та авырлыгың артмады. Берәр төрле чара күрәсеңме?

— Тәмле ашарга яратам. Үземне бер дә тыйганым юк.

Йөкле чакта бик үзгәрдем. Бер сәгать ашамасам, минем өчен катастрофа иде. Кияүгә чыкканчы якыннарымның аз булса да мине тазартасылары килде. Йөкле чакта күп ашый башлагач, “Алияне дә түгәрәкләнгән килеш күрер көннәр бар икән?!” — дип көлештеләр. Чөнки гел ашадым да ашадым. Ничек шулхәтле ризыкны ашказаным сыйдырган?! Сәлимгә алты ай тулгач, аппетитым юкка чыкты. Яңадан үз хәлемә кайттым. Аз ашый башладым. Кайчак хәтта ашарга да оныта идем. Көн буе авызга ризык капмыйча йөрим дә, кич җиткәч, мин бүген ашамаганмын икән бит, дип капкалап алам. Әмма һич кенә дә тазармас өчен дип түгел. Үзем шундый. Ябык булуым нәселдән килә.

— Әле эшкә чыкмагансыңдыр?

— Күбрәк өйдә булам. Чакырсалар гына барып җырлап кайтам. Әле менә Казахстанда булдык. Сәлимне әнием карап торды. Каенанам белән дә еш калдырам. Аллага шөкер, булышучыларым бар.

Бала белән булсам да, иҗаттан читләшмәдем. Бөтен җиргә өлгерергә тырышам (көлә). “Өзелеп сагынырсыңмы?” дигән дискым чыкты.

— Әти-әниең лаеклы ялга чыкмадымы әле?

— Юк, алар яшь әле. Икесе дә эшләп йөриләр. Әнием Фәйрүзә мәктәптә укыта. Әтинең дә үз эше җитәрлек. Тик утырганнары юк. Шуңа оныкларын әле бер, әле икенче әбисе карый. Сеңлем Альбина да уң кулым. Ул хәзер үзе дә кияүдә. Киявебез Ирек исемле, Казан егете. Бик әйбәт. Аны барыбыз да яраттык. Ирек фәннәр кандидаты, әле үткән ел гына диссертация яклады. Матур парлар, шулай тигез яши күрсеннәр.

— Алия, Яңа ел узып китте. Бәйрәм табынына ниләр әзерләдең?

— Билгеле, кечкенәдән безнең өчен Яңа ел табыны “Оливье”дан башка узмый. Өйдә пилмән әзерләдек. Бер-ике пилмән эченә, кызык өчен, камыр да кыстырып калдырдык. Мин тиз әзерләнә торган гади блюдоларга, кабымлыкларга өстенлек бирәм.

Яңа елны иремнең туганнары белән каршы алдык. Сеңлесе Лилия бик тәмле пешерә. Ул командир вазыйфасын башкара, без исә кушканны эшләүчеләр.

— Сәлимгә Кыш Бабай чакырттыгызмы?

— Айдар белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып үзебез киендек. Костюмнарыбыз бар. Сәлим әле Кыш Бабайның кем икәнен аңлап та бетерми. Шулай да, бүләк сорый белде. “Миңа машина алып килсен, әйтергә онытмагыз!” — дип күптән әмер биреп куйган иде. Чын егет инде (көлә). Башкалар кебек үк безнекенә дә машина җене кагылган.  

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.02.2013 13:39:58

...

Юк,оныту сине мөмкин түгел!
Күз алдымнан һич тә китмисең.
Рәхмәт,синле татлы уйларымнан
ярый әле мәхрүм итмисең.

Төн утырып сиңа шигырь язам,
Утка атам аннан таң аткач.
Бөтен җаным ,уем синең белән,
Ишетәмсең, нишлим яраткач?

Мәхәббәт ул “Бар!”- да,”Юк!”- та диләр,
Кайсы дөрес,кайсы ялган соң?
Оныталмыйм сине ,чөнки син бит
йөрәгемне тартып алгансың.

Рәхмәт!

12.02.2013 20:52:25

Мин үткәннәр белән алыш-биреш ясамыйм
Үткәннәрдә калсын сагыш яшьләрем.
Шагыйрьләрнең йөрәгенә мин моң салыйм.
Шигырьләрдә табармын эзләрен!

11.02.2013 17:03:40

Харап булмадым.Алия теләсә ,тагын берәр шигыремне куяр идем.

08.02.2013 13:03:33

Нинди шагыйрьне харап иттең бугай Исрафилова.Йөрәге түзмәде ахрысы. Аңлый торган кешегә туры килсә нинди мәхәббәт шагыйре буласы иде бит,ә?

02.02.2013 18:17:48

Җаны юктыр аның ,Альфонс-сан?

01.02.2013 19:22:39

Исггафилованың башы әйләнеп егылды ахггысы? Бу Альфонс шигыгләгеннән теләсә кемнең башы әйләнеггек шул!

31.01.2013 08:48:22




...

Беләм ,сиңа мин тамчы да лаек түгел!
Тик нишлим соң, йөрәгем бит аек түгел...

Аек акыл :”Чү!”-дигәнне белми дә бит,
Әйткәннәрен колагына элми дә бит!

Сине даулый, көн дә дими, төн дә дими,
Дөп-дөп тибә, төш тә дими, өн дә дими.

“Минем дә,-ди , күргәнем юк әле ямьне!
Миңа җитә, бер тойсам,-ди, Алиямне!”

Синең дә ул кайнаткандыр саруыңны?
Бир, Алия, шуңа йөрәк даруыңны....

Мин дә риза,тынычланып калыр ,бәлкем?
Сәрхүш йөрәк үземә дә бигрәк җәлке...

Җәлләп нишлим? Тешне кысып ахыр көтәм...
Мин дә аек булганга бит сабыр итәм.

Беләм ,сиңа мин тамчы да лаек түгел!
Тик нишлим соң, йөрәгем бит аек түгел...

26.01.2013 11:23:21

Ну,Анна,бөтенесен куркытып бетердең.Берсенең дә крәшенгә әйләнәсе килми,ахрысы

25.01.2013 07:51:22

Экспромт!Кем син? Белсәм,чукындырам!

22.01.2013 09:49:39

Нэрсэлэр ашаганнарын белдек, коненэ ничэ тапкыр йомышларын йомышлыйлар, шуны сорарга оныткансыз, безнен шуны да бик белэсе килэ.

Икенчесе. "Матур парлар, шулай тигез яши курсеннэр" - анлавымча монда бер пар турында суз бара, пар - ике дигэнне анлата

22.01.2013 08:30:09

Рәхмәт!

Тормышка ашмаган ин татлы хыяллар
Куңелне тырный, газаплый.
Үткәннәр богавын өзәргә тырышмый,
Мәхәббәт очрату татымый.

Күкләргә үреләм иң якты йолдызга
Кулларым җитмәсен белсәм дә.
Рәшәгэ юл тотып, югалган җаннарга
Җырымда дәвасы килсә лә!

21.01.2013 15:13:51

Ах,Альфонс!Мин сиңа гашыйк булдым.Ә миңа нишләргә?

20.01.2013 11:36:14

Оныттырмаска тырышу теләге,күңелне болгандыруга әйләнә.

19.01.2013 18:37:18

чыннан да, бу сайтларга мин сирэк керэм, лэкин белэм, анда хаман да шул бер ук кешелэр турында язачаклар, эйтерсен лэ халык аларны онытмасын дип вакыт-вакыт тозсыз статьялар чыгып тора: йоз дэ бер тапкыр аларнын тормыш иптэшлэре бн танышуы, нэрсэ ашарга ярата, нэрсэгэ ышана нэрсэгэ юк, нэрсэ пешерэ, эээ менэ кечкенэ чактагы фотолары кемнендер кулына килеп элэккэн х.б......
)) доресен генэ эйткэндэ мондый мэгэнэсез язмалар дэрэжэне генэ тошерэ шул..мин моны берничэ жырчы турында эйтуем, сузнен кемнэр турында баруыен анлагансыздыр инде, андыйлар монда ярылып ята. Эх дуслар, ЧЫН, ТАН КАЛДЫРЫРЛЫК, ИГЪТИБАРГА ХЭМ ИХТИРАМГА ЛАЕК ЭШЛЭРЕГЕЗ ТУРЫНДА ЯЗЫЛСЫН ИДЕ.......

19.01.2013 14:06:19

...

Син бәхетле! Шуңа белмисең дә
сөйгәнемне яшерен генә.
Мин көтәргә әзер гомер буе,
әмма көтми яшем генә.

Ах,бу көтү! Көтмәгәннәр өчен
таныш мени көтү хисе!
Татлы өмет саклыйм бит мин,
гүя бәхет көтүчесе!

Яшим шулай көтеп бәхетемне,
саклап йөрим читтән генә.
Сөям сине,әмма үтә алмыйм,
язмыш дигән чиктән генә!

Минем гомер бары көтү булды,
шулай көтеп яшим менә.
Бу көтүдән мине коткарыр күк
я бер әҗәл, я син генә.

18.01.2013 21:05:53

Кызык,кәнишне,ну кемнекенә (ә бәлки-кемнәндер) микән? Бер уйласаң ,сәер ысул.

18.01.2013 18:38:30

Ә бәлки кемнеңдер борнына чиертү теләгедер.

18.01.2013 15:22:53

Кемнәрнеңдер алдында акланырга теләгән сыман Мру бик еш күренә башлады шикелле Алия...

Последние комментарии