Әдилә Сәфәрова модельер һөнәрен үзләштерә (ФОТО)

“Кызларны чишендерәсем түгел, ә киендерәсем килә”, - ди ул. ТНВ каналы журналисты Әдилә Сәфәрова үзен дизайнерлыкта сынап карамакчы. Кемне киендерергә тели? Бу эшкә ник алынган? Үзеннән сорашырга булдык.

 

- Әдилә, дизайнер булу теләге кайдан килде?

- Студент чакта Бауман урамында урнашкан “Париж йорты”нда эшләп алдым. Әлеге затлы кибет минем өчен шәп кенә мәктәп булды. Төрле брендлар белән генә танышып калу түгел, тукымаларны белү, фасоннарны өйрәнү, комплектлар төзү, клиент белән аралаша белүгә нәкъ анда өйрәттеләр. Шунда эшләгәндә зәвыгым бөтенләй үзгәрде. Камилләште дияр идем. Киемгә, әйберләргә башкача карый башладым. Аннан соң ТНВ каналында “Зәвык” сәхифәсен алып бара башладым. Тамашачылар өчен шоппинг-гид ролен үтәдем дияргә дә була. Шушы факторлар барысы да мине кием иҗат итүгә илһамландырды.

- ТНВдан китәргә уйладыңмы әллә?

- Юк, ул минем яраткан эшем. Ә монысы хобби сыман. Бала белән өйдә утырганда нәрсә генә эшләмим: миләүшә чәчәкләре үрчетәм, коллажлар ясыйм, күлмәкләр тектерәм. Визажист һөнәрен үзләштерергә дә өлгердем. Болар барысы да бик мавыктыргыч!

- Кем өчен тегәргә телисең?

- Үзем текмим, белемем юк. Анысын оста тегүче башкара. Мин исә төрле фасоннар иҗат итәм. Кешенең төс тибына карап, әйтик, чәч, күз, тән төсенә туры китереп тукыма сайлыйм һәм буена, фигурасына килешерлек итеп модель уйлап табам. Клиентларга килгәндә, башкалардан аерылып торырга теләүче, төрле яшьтәге гүзәл затлар була инде, аңлавымча.

- Бу исемлеккә җырчылар да керәчәкме?

- Бик мөмкин. Кайберләре килешле киемне сайлый белми – шуны күреп кызганып утырам. Җырчы бит ул сәхнәдә балкып торырга тиеш – аны соңгы рәттәге тамашачы да күрерлек булсын. Ә кайчак тукыма шулкадәр уңышсыз сайлана ки, артист арткы фон белән кушылган кебек була. Аннары киемне бизибез дип артык чуарлап бетерәләр – зәвыксыз килеп чыга. Бу минем фикерем. Башкаларга бәлки ошыйдыр да...

- Дизайнерларның киемнәре хәзер ничә сум тора соң?

- Казанда Рөстәм Исхаков, Катя Борисова, Надежда Әюпова, Ләйсән Хаҗиева кебек танылган дизайнерлар һәм тагын бик күпләр бар. Кайберләренең исеме бренд булып өлгерде. Шуңа күрә киемнәре дә арзан түгел - 25000 меңнән башлана. Ә мин исә бер күлмәгемне 3-5 меңгә дә сата алам. Әлбәттә, иң гади вариант турында әйтүем.

- Үзең иҗат иткән киемеңне кигәнең бармы?

- Бар. Ул күлмәкне кигәч дус кызларым “Мондый стильле күлмәкне каян алдың, бик килешә?”, - диделәр. Иҗат җимешең турында җылы сүз ишеткәч, канат үсә!

- Базарда, кибетләрдәге киемгә карашың ничек?

- Ничек дип әйтим, зәвыгы булган кеше базардан да килешле күлмәк сайлап алырга мөмкин. Ләкин әле күптән түгел бер вакыйга шаһиты булдым. Бер бәйрәмдә таныш кызым кәефсез утыра. “Ник елмаймыйсың, ни булды?”, - дип сорагач, ул “Бер кызда үземнеке шикелле күлмәк күрдем. Игезәк кебек кич буе йөрербезме инде? Бәлки миңа кайтып китәргәдер?!”, - дип моңсу гына җаваплады. Аннары тагын бер очрак, күршем кибеттән 3 мең сумга күлмәк алды. Бераз вакыт үткәч нәкъ шундый ук күлмәкне базарда 700 сумга күргән. “Ул киемне хәзер кияргә дә куркам. Кафеда шул ук күлмәктән бер кешене күрсәм, җен ачуларым чыгар иде” – ди. Күрәсең, башкалардан аерылып тору теләге шул дәрәҗәдә куәтле. Нишләтәсең бит, бөтенебез замана корбаны, гламур журналлар таккан фикергә әзме-күпме колак салабыз.

- Ә синең киемнәрең нәрсәсе белән аерылып тора?

- Мин кызларны чишендермим, минем аларны киендерәсем килә. Күкрәк, корсак, ботларны ачып йөрүче туташларны күрсәм, аларны затлы тукыма белән каплыйсы килү теләге уяна. Шуңа күрә заманча да, килешле дә күлмәкләр ярдәмендә фигураларының матурлыгын күрсәтүгә омтылам. Кием ул кешенең икенче тәне шикелле уңайлы булырга тиеш – кигәч үк, өстеңдә нәрсә кигәнен онытырлык булсын. Тегеннән тартып, моннан кысып торган кием комачаулаудан башка бернинди тәэсир дә калдырмаячак. Хәзер җәй өчен күлмәкләр иҗат итәм – анда да төп игътибарны тукыманың уңайлыгына, рәхәтлегенә юнәлтәм. Фасоннарга килгәндә исә, Аллага шөкер, яшьләр яратып өлгергән озын итәкләр бу җәйдә дә актуаль булачак.

- Бәлки әле мөселманча киемнәр дә иҗат итәрсең?

- Әлеге тема миңа бик якын, шуңа күрә бу иң зур теләгем.

- Изге ниятеңдә Ходай үзе ярдәм итсен!

- Амин. Рәхмәт.

* * *

Әдилә Сәфәрова “В контакте” челтәрендә: http://vk.com/id60573514

Әдилә Сәфәрова модельләре:

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Модель: Алинә Дәүләтшина
Визаж: Наталья Палага
Фотограф: Елена Барсукова

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.03.2013 14:42:49

кайсы як кызы әдилә?

13.03.2013 14:28:05

Э минем киресенчэ Эдилэ,кызларны гел чишендереп торасы килэ - кукрэк,корсак,ботларны ялангач итеп генэ курэсе килэ

Последние комментарии